Календарьга күз салгансыздыр, бүген кыш башланырга төп-төгәл 10 көн калды. Хәер, кыш безгә сәламен инде алдан ук җибәреп куйды. Узган атнада ук суытты, карлы бураннарын да күрсәтеп алды. Кар көри торган көрәкләр хәрәкәткә килде, юлларда, сукмакларда бозлавык хасил булды. Машина тәгәрмәчләрен вакытында алыштырырга өлгермәгән йөртүчеләргә үкенергә туры килде.
Шулай да, быелгы кышка дәгъва белдереп булмый. Көздән кышка күчү чоры озакка сузылды. Ноябрь башыннан бирле республикада аномаль җылы көннәр торды, һаваның уртача температурасы нормадан 7-8 градуска югарырак булды. Инде менә, җылы көзгә рәхмәт әйтеп, кышка кереп барабыз. Белгечләр әйтүенчә, һава торышының менә шулай кисәк үзгәрүе — республика территорясендә циклоннар алышыну нәтиҗәсе.
Кыш алды көннәренә кагылышлы халык сынамышлары да бар. Әйтик, аларның берсендә болай диелә: 21 ноябрьдә — җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
Интернет мәгьлүматларына караганда, әлеге сынамыш әллә ни актуаль түгел кебек. Чөнки бүген – явымсыз, алмашынучан болытлы һава фаразлана. Көннең кояшлы булуы да ихтимал. Әмма кояшка алданып, җылы киемнәрегезне онытмагыз, республикада уртача 3-8 градус салкын көтелә. Юлларда бозлавык. Бу атнада кар явуы да көтелә.
Әлбәттә, монда яуган кар эреп бетәрме, әллә аның кыш буена ятуы шушымы? дигән сорау туа. Күзәтүләрдән күренгәнчә, кар җиргә, гадәттә 19-21 ноябрь көннәрендә ныклап яткан.
Димәк, бүген без “Исәнме, яңа кыш!” дип тә әйтә алабыз.
Хәере белән килсә иде, дип телик.