Яна ел якынайган саен, бәйрәм рухы да ныграк сизелә. Башкалабыз Казанда «Полицейский Дед Мороз» дип исемләнгән хәйрия акциясе старт алды. Яңа ел алдыннан полиция хезмәткәрләре, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итә. Балаларга бүләкләр тапшырып, гаиләләр белән кышкы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре турында да профилактик әңгәмә үткәрә.
Тимур һәм Кира күптән көтелгән кунаклар белән Яңа ел җырын җырлап әйлән-бәйлән әйләнә. Шигырь сөйләп бүләкләр ала. Бу яңа ел алар өчен үзенчәлекле. Чөнки кыш бабай белән Кар кызы аларга Яңа ел төнен дә көтмичә, алдан ук килде.
Яңа ел алдыннан полиция хезмәткәрләре инде традиция буенча балаларга кунакка килә, хәзер аларның ярдәменә бигрәк тәсабыйлар һәм өлкәннәр мохтаҗ. Бар гаилә белән кунаклар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшә һәм әлбәттә, бүләкләр тапшыра.
Полиция хезмәткәрләре Кыш бабае белән Кар кызы бүләкләр белән балалар йортларына, шулай ук интернат-мәктәпләргә дә килә. Акция 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Ләлә Зәйнуллина, Валентина Васильева, Татарстан яңалыклары.