Һәркем Яңа елны изге уйлар, матур теләкләр белән каршыларга хыяллана. Бәйрәм көннәрендә кәефне күтәрү өчен күпләр тылсымчы Кыш бабайны чакырырга күнеккән. Социаль челтәрләрдәге сайтларда Кыш бабай һәм Кар кызының тәкъдимнәре көннән-көн арта. Бала-чаганы гына түгел, өлкәннәрне дә котларга әзерләр. Тик быел иң кызыклы программадан тыш, әкият геройларының үзләре белән коар-кодлары булу да мәҗбүри. Теманың дәвамы киләсе репортажда.
Яңа елда иңенә капчык аскан тылсымчы Кыш бабайны һәркем көтә. Дмитрий Тупикин өчен дә киеренке вакыт якынлаша, Яңа ел алдыннан ул да тылчымчыга әйләнә, балалар бакчаларында, корпортивларда, аерым фатирларда кешеләрнең күңелен күрә.
Кайбер балалар Кыш бабай чынмы-түгелме икән дип, аптырашта кала. Кыш бабай баланың ни белән кызыксынганын, нәрсәләр яратуын белеп торырга тиеш. Шулчакта гына алар уртак тел таба.
Яңа ел алдыннан Кыш бабайлар, Кар кызларының төрле сайтларда тәкъдимнәре көннән-көн арта. Эш-эш, акча-акча белән дигәндәй, пандемия кагыйдәләрен дә онытмаска кирәк – янда коар код булу шарт.
Коар кодның булу-булмавы белән күпләр алдан ук кызыксына. Кайберәүләр телефонга күчереп җибәрүне дә сорыйлар. Дэрес эшлиләр.Сертификатның барлыгына ышангач, тәкъдим белән бик теләп ризалашалар.
Кыш бабай һәм Кар кызы ковидтан мәҗбүри прививка ясатучылар исемлегенә эләккән. Коар код кунакларга да кирәк булач — быел Кыш бабай резиденциясенә унсигездән өлкәнрәкләрне кодсыз кертмиләр.
Хрип Миләүшә Җамалиева Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат сәркатибе
Рәсми яңа ел тамашалары“Роспотпребнадзор”федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе тарафыннан катгый контрольдә тотыла.
Башкалабызда бәйрәм утлары балкый, чыршылар куела башлады. Кыш бабай һәм Кар кызы да шәһәр халкын котларга әзер. Әмма гаилә бәйрәмен оештырганда, туганнар һәм якыннарның сәламәтлеге турында да онытмаска кирәк.
Валентина Васильева, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары