6 нчы июльдән — 9 нчы июльгә кадәр Лаеш районында урнашкан «Казан-Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә, россия күләм «Кыр көне» үткәреләчәк.
Чарада 60 төбәк, шул исәптән Херсон һәм Луганск өлкәләреннән 250 компаниянең күргәзмәсе көтелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Быел күргәзмәдә өч йөздән артык авыл хуҗалыгы техникасын күреп булачак. Дүрт көн эчендә авыл хуҗалыгының бөтен мәсьәләре, ягни корылык, терлекчелек, урып-җыю компанияләре турында да сөйләшүләр көтелә.