Язның соңарып килүе, Һава торышының тотрыксыз булуына карамастан, республикада кыр эшләре барлык районнарда да төгәлләнгән диярлек.
Язгы кыр эшләре ике атналык тоткарлык белән башланса да, 1 миллион 680 мең гектардан артык җир чәчелгән. Бу планлаштырылган мәйданның 91 проценты. Кыр эшләре хәзер 9 муниципаль районда дәвам итә. Һава торышы фаразын исәпкә алып, чәчү эшләрен 5 июньнән дә соңга калмыйча төгәлләү планлаштырыла.