Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы − дөнья классик әдәбиятының мәшхүр әсәре. Ул хәтта мәдрәсәләрдә дәреслек итеп кулланылган. Аның кулъязма һәм басма вариантларын кулдан-кулга йөртелгән, әсәр затлы бүләк буларак та файдаланылган.2010 елда “Кыйссаи Йосыф” поэмасы Равил Бохараев тарафыннан инглизчәгә тәрҗемә ителде. Ә тиздән әлеге әсәргә нигезләнеп сәхнәләштерелгән Йосыф спектакле күрсәтелә. Тулырак хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажында
1 сәгать 40 минут эчендә тамашачыга моңа кадәр татар театры сәхнәсе өчен гадәти булмаган спектакль тәкъдим итәргә җыена Кариев театры.
Әлеге темаша театр сәхнәсендә яңалык түгел. Монысы өченче. Әмма Йосыф ролен башкаручы актер башкаларны кабатламас өчен ул куелышларын карамаган.
Йосыф спектакленә махсус язылган электрон музыка, заманча хореография, сәхнәдә ут бизәлеше синтезы болар барысы да яшь тамашачыны җәлеп итү алымы.
Кол Галинең Йосыф кыйссасы әсәре сюжетына Коръәннең 12 нче сурәсе нигез итеп алынган. Корьән сурәсе белән бәйле әсәрнең фәнни киңәшчесе Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин. Ул дини эчтәлек саклансын өчен нәшидләр, мөнәҗәтләр яңгыратырга тәкъдим иткән.
Журналистлар өчен өстәмә мәгълүмат буларак Милли музей белән берлектә күчмә күргәзмә дә оештырылган.Ул премьера көнне дә тәкъдим ителә. Очрашу барышында журналистлар спектакль Кыйсаи Йосыф әсәре белән таныш булмаган тамашачы өчен дә аңлашылырлыкмы дип тә кызыксынды. Бу ягына аеруча игътибар бирдек һәм аңлашырлык итеп тырыштык дип белдерде спектаклҗнең реиссеры Ренат Әюпов.
Кол Гали язган “Кыйссаи Йосыф” – поэмасының төп идеяләренең берсе Ил белән Йосыф кебек камил затлар идарә итәргә тиеш. Спектакльне сәхнәләштерүчеләр дә тамашачыга Йосыфны Көчле рухлы һәм ышандыру сәләтенә ия бүгенге катлаулы дөньяда яхшылык үрнәге итеп күрсәтергә тырышкан. Ә ни дәрәҗәдә барып чыкканын 16 нчы июнь көне премьера аша белербез. Ә журналистларга спектакленең терейеры күрсәтелде. Матбугат конференциясе тәмамлангач, очрашуда катнашучылар өчен экскурсия оештырылды. Кунаклар Ислам мәдәнияте музееның яңа күргәзмәсе белән танышты.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.