Республиканың яшьләр эшләре министрлыгында балалар лагерьларына юлламаларның шактый кыйммәтләнүе турындагы яңалыкны җиткерделәр. Бу сезонда балалар өчен җәйге ял бәясе 15-17 процентка арткан.
Министрлыкта юллама бәяләре артуны азык-төлек продуктлары һәм торак коммуналь хужалыгы хезмәтләре кыйммәтләнүгә бәйлиләр. Лагерьлар җитәкчелегенә тәрбия һәм белем бирү эшләренә бәяләрне арттырмау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Искәртеп узабыз, Татарстанда кешбэк системасы эшли. «МИР»системасы аша ялны оештырганда, ата-аналар юллама бәясенең 50 процентына кадәр, ягъни 20 мең сумга кадәр акчаны кире кайтара ала.