Татарстан башкаласында «Милли тормыш һәм дин» дип аталган форум үтте. Җыенда Россиянең 72 төбәгеннән һәм чит илләрдән меңнән артык татар дин әһеле катнашты. “И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам» шигаре астында узган җыеннан безнең махсус репортаж.
Бүген илебезнең дәүләти-дини сәясәтендә мөселман өммәте мәсьәләләрендә һәм аның ихтыяҗларына игътибар арту күзәтелә. Казанда бөтенроссия татар дин әһелләре форумының XI нче тапкыр үткәрелүе моның бер дәлиле.
Беренче көн, форум әле башланып кына китте. Шуңа да катнашучылар күбрәк үз төбәкләрендәге дини вәзгыть белән таныштырды.
Төбәкләрдәге дини эшчәнлеге охшаш, ә чишәсе мәсьәләләр төрле.
Шулай ук җыенда катнашучы өлкән яшьтәге хәзрәтләрнең күбесен алмаш буын, дәвамчыларның булмавы борчый.
Яшьләр булган төбәкләрдә дә чишәсе мәсьәләләр бар. Әйтик Новосибирскийдан килгән корьән хафиз, Рөстәм Әбделкаюмов ислам динен, гарәп телен яхшы белә.
Күрәсең Новосибирский мәчетендә никах һәм талак турында кызыксынучылар шулкадәр күп, туган тел өйрәнүгә вакыт җитми. Моңа шаккатасы юк, чөнки татар телен белмәү себер проблемасы гына түгел. Югыйсә, үрнәк алырлык кешеләр, гамәлләр дә янәшәбездә күп. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсеннән килгән Чарияр хәзрәт Дияров татар телен үзлегеннән өйрәнгән. Милләте буенча ул үзбәк.
Көн тәртибе буенча ул көнне Россиянең 72 төбәгеннән килгән меңнән артык дин әһеле Ислам нуры күргәзмәсе белән танышты. Алыш-биреш итү мөмкинлеге дә бар иде. Иң төп ихтыяҗлар дини уку әсбаплары. Эзләп яши дигәннән күргәзмәдә дини календарь алырга дип килүчеләр шактый булып чыкты.
Тобольскийдан Гөлшат ханым кебек кызыксынучын делегатлар арасында әзербайҗаннан Әмин Рамаазанов Коръәннең Казан басмасын алырга җыена.
Мөсалманнарның үзара килеп сәламләшүе дә бер савап ди Солтан хәзррәт Морадимов .
Форумны бөтендөнья татар конгрессы үткәрә. Милләт бетсә конгресс та кирәкми дип тәнкыйтьләп чыккан иде заманында язучы Фәүзия Бәйрәмова. Ә бүген фикере ничек?
Фәүзия Бәйрәмова Дини уку йортларында укыту–тәрбия эшләренең торышы дип аталган секциядә рухи мирасыбызнгы барлап чыгыш ясады. Фәннәр академисендә узган әлеге чарада сүз дини белем бирүнең тарихы, бүгенгесе турында сүз барды.
Онлайн-мәдрәсә дини белем бирүнең яңа формасы.Аның белән җыенда катнашучыларны Ленар Хамматов таныштырды
Яңача алымга нигезләнгән тагын бер секция Интернет челтәрләрендә милли һәм дини тормышны яктыртуга багышланды. Социаль челтәрләрдә дини дәгъвәт тәҗрибәсе белән “Гаилә” мәчете имам- хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин уртаклашты.
Дини һәм милли оешмаларда татар телен үсаклау һәм үстеүдәге проблемаларны хәл итүне үзебездән башларга кирәк дип ассызыклады.
Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучылар белән пленар утырыш уздырылган көнне очрашты.
Мондый җыеннарны татар халкы алгарышының һәм милләт бердәмлегенең мөһим күрсәткече дип исәпли
Россия җәмгыяте үсешен истә тотып, мөселман өммәте алдында торган бурычларны, мәсьәләләрне яңадан күздән кичереп һәм аңлап хәрәкәт итәргә вакыт җитте дип язылган иде 2010 елны беренче тапкыр үткәрелгән форумның резолюциясендә. Дистә ел эчендә үзгәреш бармы? Һаман бер урында таптанабызмы?
Җыен рәвешендә үткәрелгән шушындый очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен дә кулай форсат.
Татар халкының дини һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан барыбызның бердәм тырышлыгы кирәк дип белдерде Татарстан мөфтие.
5 июнь көнне Форум делегатлары Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены»нда катнашты.
Ачылыш тантанасын Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын оештыру комитеты җитәкчесе Марат Хөснуллин ачты.
Программада 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең истәлек билгесе янында Коръән уку, шулай ук дини музыкаль концерт программасы да оештырылды. Моннан тыш төрки-татар язуы тарихы музее территориясендә гарәп каллиграфиясе осталыгына өйрәтү буенча мастер-класслар үтте. Чарада шулай ук милли көрәш буенча ярышлар да оештырылды.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белдерүенчә, быелгы җыен Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу бәйрәменең генераль репетициясе итеп үткәрелгән.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.