Куркынычсызлык беренче урында. Яңа уку елы якынлашу алдынннан республикада махсус комиссия балаларны укырга йөртүче транспортларны тикшерде. Нинди җитешсезлекләр ачыклады, һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелә? Кукмара районы мисалында Миләүшә Хаҗиева репортажы.
Уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара, шуңа бәйле рәвештә юлларда балаларның иминлеген тәэмин итүнең әһәмияте дә арта. Кукмара районында ел саен август ахырында махсус комиссия автобусларның куркынычсызлык стандартларына туры килүен тикшерә.
Операция вакытында комиссия һәр автобусны игътибар белән карый: аның техник торышын, куркынычсызлык системасының төзеклеген һәм машина йөртүчеләрнең компетентлыгын тикшерә.
Әңгәмә барышында машина йөртүчеләр шулай ук үзләрен борчыган кайбер проблемаларга тукталдылар. Комиссия, үз чиратында, киләчәктә бу сорауларга игьтибар биреп, аларны чишәргә тырышачак.
Нурислам Афанасьев тәҗрибәле машина йөртүче. Руль артында ул инде 40 елдан артык. Машина йөртүче булу җиңел түгел, ди. Бигрәк тә пассажирлар балалар булганда. Чөнки аларның куркынычсызлыгы тәэмин итү – шоферларның төп бурычы.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыру максатында машина йөртүчеләр арасында конкурс үткәрү турында Карар кабул иттеләр. Конкурс кысаларында комиссия тарафыннан автобусларның билгеләнгән стандартларга туры килү-килмәвен тикшерү оештырылачак, барлык таләпләр тулысынча үтәлсә, җиңүчеләргә 5 мең сум күләмендә акчалата приз биреләчәк.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.