«Куркынычсыз тәгәрмәч» дигән 27 нче республика конкурсы башланды. Юл хәрәкәте яшь инспекторларының 18 командасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә имтихан тота.
Конкурс 5 төрдән тора. Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрем сыныйлар, беренче медицина ярдәме нигезләре, велосипедны кагыйдәләр буенча һәм фигуралы йөртүдә осталыкларын күрсәтә. Командалар арасында иҗади конкурс та үткәрелә. Җиңүчеләр республика данын Бөтенроссия этабында яклаячак.