«Шомбай-фест»дүртенче халыкара курчак театрлары фестивале дәвам итә. Россиянең танылган театрлары өч елга бер тапкыр, иң яхшы спектакльләрен күрсәтү өчен, илнең төрле почмакларыннан Казанга җыела. Быел жюри составында үзгәрешләр бар. Кунакларны татар әкиятләре герое Шомбай үзе каршы алды.
Фестивальне Мәскәү театрының «Снеговик» спектакле ачты. Артист Андрей Нечаев өчен бу беренче зур эш.
Шулай ук фестиваль барышында Тольятти театры режиссеры Янин Дрейлих та якты хисләр кичерергә өметләнә.
Спектакльләр 28 июньгә күрсәтелә. Фестивальдә Белоруссия, Чаллы, Пермь, Ульяновск һәм Россиянең башка төбәкләреннән театр труппалары иң мәшһүр әсәрләре тәкъдим ителә. Шулай ук 23 июньнән 26 июньгә кадәр курчак театрының «Чәчәк фестивале» паркында да бушлай урам тамашалары күрсәтелә.
Мөршидә Җиһан, Айгөл Һидиятова, Ленар Гыйззәтуллин.Татарстан яңалыклары.