Исәнмесез, хөрмәтле телевизор караучылар! Татарстан – туристлар өчен һәрвакыт кызыклы төбәк. Шул нисбәттән, республикабызда Эчке туризм үсешенә уңай шартлар булдыруга юнәлдерелгән «Кунакчыллык мастерлары» бәйгесе уздырыла.
Бәйге турында Казан экскурсоводлар гильдиясе әгъзасы Раушания Миңнуллина белән әңгәмә корырбыз.
эшләргә, үз проектын башларга яисә дәвам итәргә теләгән һәркем конкурста катнаша, төрле курсларда укып белемен арттыра, остазлар ярдәмендә проектын тагын да яхшырта ала.
2020 һәм 2021 елгы конкурслардан аермалы буларак, быелгы конкурста 4 юнәлеш каралган. «Кунакчыллык индустриясе менеджерлары», «Туризмда стартаплар һәм көтелмәгән идеялар», «Территорияләр үсеше», «Туризмның киләчәге». Беренче этап – 5 апрельгә кадәр теркәләү, икенче этапта эссе язып, бирелгән темага үз фикереңне җиткерү, соңрак проектыңны онлайн рәвештә экспертларга тәкъдим итү. Бу этапны үткән очракта, конкурсантлар ярымфиналга чакырыла. Ул Россиянең берничә шәһәрендә үткәреләчәк. Ә инде проектлары жюри тарафыннан югары бәяләнгән җиңүчене сентябрь аенда үтәчәк финалга чакыралар.
Быелгы сезон шунысы белән дә аерылып тора, Россиянең 75 регионыннан 100 ләгән Кунакчыккыл вәкиле билгеләнде. Татарстаныбыздан Казан экскурсоводлар гильдиясе әгъзасы, экскурсовод, «Кунакчыллык мастерлары» конкурсының остазы
Бу конкурс студентлар өчен – үз эшеңне башларга, туризм өлкәсендә карьера баскычында үсәргә менә дигән проект! Соңга калмагыз!