Һәр яңа китап – яңа ачылышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр. Китап сөючеләрне яңа гына басылып чыккан китаплар белән даими таныштырып баручы “Китап алдым кулыма” сәхифәсе белән Ләлә Зәйнуллина таныштыра.
Халкыбыз элек-электэн китапка, белемгә тартылган. Казанда күренекле дин галиме, мәгърифәтче Нургали Хәсәновның киңкырлы тормыш юлы һәм иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган китапны тәкъдир итү чарасы узды.
Нургали Хәсәнов тумышы белән Тәтеш өязе Мурзино авылыннан. 1886нчы елдан алып вафатына кадәр аның тормышы Буа мәдәрәсәсе белән бәйле. Нургали Хәсәнов утыз елдан артык Сембер губернасы Буа шәһәре мәдрәсәсен җитәкли, имам вазыйфаларын башкара, бик күп кешеләргә гыйлем һәм рухи тәрбия биргән шәхес.
Шиһабетдин Мәрҗани белән дә аралашып яшәве, фикердәшлеге билгеле. Аның байтак укучылары имам һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре булып хезмәт иткән.
Үзе дә Буа төбәгендә туып-үскән, яшь галим Рәшид Амишев Нургали Хәсәнов язмышы белән студент чагыннан кызыксына. Барлык архив материалларын туплап “Дин галиме Нургали Хәсәнов” дип исемләнгән хезмәт язган. Әлеге бай рухи мирасны туплап бастыруның төп иганәчеләре Буа районы хакимияте һәм Буа якташлык җәмгыяте.
***
«Казан утлары» журналы җәмәгатьчелеккә Рафис Корбанның «Тәүбә көне» китабын тәкъдим итте. Әлеге басма – «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан унбишенче китап.
Дөнья куып яшәүче замана кешеләре үзләренең әдәп-әхлагы турында уйланамы? Әти – Ул үзара аңлашып яшиме? Авторның яңа китабында урын алган «Тәүбә көне» һәм «Бер уч туфрак» повестьләре кешеләрнең рухи көрлегенә кагылышлы гыйбрәтле хәлләрне тасвирлый.
Ике әсәрнең дә сюжеты гади, җиңел укыла. Бу әсәр буенча кино да төшерергә мөмкин. Драматург Рәдиф Сәгъди әлеге китапка кергән әсрләрнең драматургиясе көчле булуын искәртте.
«Тәүбә көне» китабын Ландыш Әбүдәрова редакцияләгән.
***
Яшел Үзән районының — Айдар авылына багышланган өр-яңа китап басылып чыкты.
Шунда туып, шунда үскән җанга газиз авылыңа багышланган китапны кулга алу дулкынландыргыч, бәхетле мизгелләр. Яңа китапны авылдашлар, якташларга тәкдир итү чарасында хәер-фатыйханы авыл имамы бирде.
Авылдашларым сезнең ярдәм белән китап басылып чыкты. Зур рәхмәт, дип башлады үз чыгышын китап авторы Фәния Әхмәтҗанова.
Айдар авылы тарихына багышланган китапның фәнни консультанты — Фаяз Хуҗин. Ул тарихи фактларга бәяләмә бирә, дөреслеген тикшерә.
Тарихчылар дәүләт тарихын язса, ә төбәк тарихын өйрәнүчеләр исә милләт тарихын кеше язмышлары аша яза.
Айдар авылы белән бәйле истәлекләрнең кайберләре алдан ук җирле Яшел Үзән газетасында да басыла. Әлеге газетаның баш мөхррире дә Айдар халкының шатлыгын уртаклашырга кайткан иде.
“Кем син, Айдар бабам!” китабының бер бүлеге — язмышы Айдар авылы белән бәйле күренекле кешеләргә багышланган. Алар арасында, яңа җыр сүзләренә кертелгән Сара Садыйкова белән Газиз Айдарский да бар. Фәния Әхмәтҗанова сүзләренә язылган җыр да яңгырады .
Шулай ихлас сүзләргә, җыр-моңга, бай булды ул көнне китап бәйрәме.
Тарихи дөреслекне яктыртып, әдәби, йөгерек тел белән язылган басмалар ешрак нәшер ителсен иде дип бүгенә саубуллашам.