«Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне кыл» дигән әйтемне күздә тотып игелекле җаннар мөхтаҗларга ярдәм кулы суза. Республикабызның социаль әһәмияткә ия булган «Приют человека. — Сыену йорты» проекты көн саен бер Казанда гына да мөхтаҗларга бер меңнән артык кайнар аш бүлеп бирә. Хәйриячеләрнең башка матур эшләре белән тулырак танышыр өчен, бүген «Игелек көне» уңаеннан студиябезгә кунакка Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинны чакырдык.