Татарстанның мәдәни башкаласы исеме кайсы районга бирелер? Республикабыз районнары арасында иҗади көч сынашу дәвам итә! Кукмаралылар да Казанны гөрләтте!
Кукмараның һәвәскәр сәнгать осталары кунакларны халык җырлары белән каршылый, биергә чакыра! Кунакчыллык аларның канына сеңгән шул! Үтеп баручылар да булган эшләрен онытып, күңел ачарга булды.
Кукмара төбәге төрле милләт вәкилләренең дус тату булып яшәве белән дан тота. Килгщн кунаклар татар, рус, удмурт, мари һәм керәшеннәрнең барлык мөһим мәдәни вакыйгалары һәм бәйрәмнәре белән танышты.
Мин кычкыртып карадым, әмма тавыш чыгарып булмады. Кукмара һөнәрчелек башкаласы да ул .
Кукмарам минем горурлыгым исеме астында узган Концертта 450гә якын район иҗат коллективлары һәм республиканың танылган мәдәният эшлеклеләре, җырчы-биючеләре районның иҗат тормышының күпмилләтле матурлыгын тәкъдим итте.
Айзилә Батырханова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.