Дәваланырга килүче балалар саны арта, ә штат яңа кадрлар белән тулыланмый. Җитәкчелек күбрәк терәк-хәрәкәт, күз авыруларын дәвалаучы, физик күнегүләргә өйрәтүче белгечләрнең тырышлыгына таяна. Алар ярдәмендә үзенчәлекле балаларны махсус олимпиадага әзерләүне дә максат итеп куйганнар.
Көнчыгыш халыклары символы булган түбәтәйне кулдан тегәләр. Осталар әзерләгән фасонны милли орнаментлар белән бизиләр. Яшел соры төсләрне аралаштыралар. Төп эшне машина башкарса да, һәр бизәк аерым контрольдә тотыла.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тулы ирек бирелгән, һәркем хәлдән килгәнчә үзенчә эшләргә тырыша. Мәҗбүри эшләтмиләр. Тернәкләндерү үзәгендә балалар нәрсә эшләргә икәнен үзләре сайлый.
Ике теплицаны республика гранты буенча алганнар. Биредә петрушка, редис чәчелгән инде. Аларны балалар үзләре карый. Нитрат кулланмыйча үстерәләр.
Дистанцион аралашу форматы медицина белгечләренә авыр бирелгән. Якыннан очрашмый торып, киңәшләр бирү бик үк нәтиҗәле булмаган.
Пандемиядән соң көндезге стационар дүрт сменада эшли. Логопедлар, социаль педагоглар, психологлар белән шөгыльләнәләр. Белгечләр аз. Ярдәмгә тәрбияләнүчеләр үзләре килә.
Педагоглар иҗади мөмкинлекне генә ачарга омтылмый. Балаларда спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбиялиләр. Һәр иртә күнегүләр ясыйлар, аяз көннәрдә велосипедта йөриләр. Әлегә үз ишегалларында ярышалар, планнарында – халыкара мәйданга чыгу. 2022 елда Казан Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итә. Балалар аны тамашачылар сыйфатында караячак, ә соңрак ярышларда үзләре дә катнашырга, Россия җыелма командасына керергә телиләр.
Регина Сафиуллина, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.