Кукмарада «Ромашка» балалар бакчасында төзелеш эшләре дәвам итә.
Балаларга һәм эшчеләргә уңайлы: Кукмара шәһәренең «Ромашка» балалар бакчасында төзелеш эшләре дәвам итә. Монда ремонт быел гыйнвардан башланды. Яңартылган балалар бакчасында нинди үзгәрешләр булачак? Бу турыда алдагы язмада.
Кукмара шәһәренең «Ромашка» балалар бакчасы 1986 елда ук ачылган. 38 ел эшләү дәверендә монда бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Агымдагы ел башында балалар бакчасында «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча капиталь ремонт башланды.
Биредә гомуми төзелеш эшләре инде башкарылды: түбә, тәрәзә, ишекләр, канализация, суүткәргеч, җылыту системасы алышынды, янгын сигнализациясе урнаштырылды.
Программа шулай ук мебель белән тәэмин итүне дә үз эченә ала. Капиталь ремонт вакытында тәрбияләнүчеләр шәһәрнең башка балалар бакчаларына күчерелгән.
Без вакытлыча Зур Кукмара балалар бакчасына йөрибез. Бакчабызда ремонт тәмамлануын түземсезлек белән көтәбез. Биредә бик зур эш башкарылды.
Яңа бакчада төркемнәр, азык-төлек блогы һәм тәрбиячеләр өчен бүлмәләр тулысынча яңартылган. Ә төзелеш эшләре бүгенге көндә дә туктамый. Ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләр бакчанын ачылуны түземсезлек белән көтәләр.
Балам бу балалар бакчасына кайтуны бик көтә. «Мин үземнең балалар бакчасына кайчан Кайтам инде?» диеп сорый. Чөнки барыбер без менә 9 ай инде башкага йөрибез. Үзебезнең балалар бакчасына йөрибез дигән хис юк.
Бу бакчага килгәч, балаларыбыз бик шатланырлар дип уйлыйм. Без бүген яңартылган бакчаны карадык. Сүзләр биредә артык, барысы да яхшы эшләнгән.
«Ромашка» балалар бакчасына 140 бала йөри. Хезмәткәрләр, ремонт эшләре тәмамланганнан соң тәрбияләнүчеләрнең саны тагын да артыр диеп өметләнә.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.