Кукмара төбәге тансык, халыкның ихтыяҗы булган товарлар җитештерүче буларак билгеле. Шушы көннәрдә район халкы тантаналы рәвештә Кукмара шәһәренә нигез салуны бәйрәм итте.
Савыт сабадан алып киез итеккә кадәр җитештерә кукмаралылыр. Аларны даны күптән республика чикләрен узды. Борынгы кәсепне үсеп килүче буында тәрбияләү өчен Березка балалар бакчасы махсус проект уйлап тапкан. Кече яшьтән үк балалар йон әвәләргә өйрәнә.
Сабыйларны кул эшләнмәләре – бәйрәм кунаклары өчен әзерләнгән дистәләгән күргәзмләрнең берсе. Сокланып карап йөрүчеләр арасында Төркия эшмәкәрләре дә бар. Кунаклар бик кызыксынып төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре, җырлары һәм йолалары белән танышты.
Иң гаҗәпләнгдергәне — 199 килограммлы борай бәлеше. Җирле осталар узган ел ук әлеге бәлеш пешереп Россия рекордлар китабына кертелгәән иде. Гомумән, Кукмара хезмәтчәннәренең бик күп казнышы рекодка тиң. Алар районнар арасында Россиядә сөт саву буенча лидер. Бер тәүлек эчендә биредә 430 тонна савып алына. Башка күрсәткечләре дә сынатырлык түгел.
Кукмаралыларны котларга Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары килде һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Кукмара – мөстәкыйль яшәп, үзүзен тәэмин итә ала торган, эш урыннары җитәрлек булган шәһәр. Шуңа да гаилә коручылар да күп. Бәйрәм сәхнәсенә дә яшьләр чыкты, алар шәһәрнең киләчәгенә гаилә корып өлеш кертергә җыена.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Динар Зиннәтуллин, Татарстан яңалыклары, Кукмора районыннан