Яңа ел каникуллары Татарстанны якыннанрак белү өчен кулай чак булды. Һәр район читтән килгән кунакларга кызыклы программалар тәкъдим итте. Кукмара районында да туристларга мавыктыргыч программа күрсәттеләр. Тулырак киләсе репортажда.
Кукмара районы үзенең итекләре белән данлыклы. Аларны 150 ел инде бастыралар. Бер ел эчендә 1 миллион ярым пар аяк киеме җитештерелә. Туристларга ассортиментны фирма кибетендә бәяләргә тәкъдим итәләр. Районда тагын бер мөһим предприятие — металл савыт-саба заводы бар, ул бөтен илгә танылган. Биредә тәүлек эчендә 15 мең металл савыт-саба эшләп чыгарыла. Экскурсиядә туристларга савыт-саба җитештерүнең барлык этапларын күрсәттеләр. Кукмара буйлап җәяүле экскурсия һәм туган якны өйрәнү музеена бару да аерым игътибарга лаек. Биредә 10 меңнән артык экспонат: көнкүреш әйберләреннән алып төрле чорларның археологик табылдыкларына кадәр бар. Шулай ук җиләк үстерү теплицасына да алып баралар. Актив ялдан соң, Кукмараның танылган тәм-томнары һәм камыр ризыкларын авыз итәргә тәкъдим итәләр.
Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина: «Кукмарада туристларга төрле тәмле ашамлыклардан авыз итү мөмкинлеге күп. Беренче чиратта, шунда җитештерелгән лимонад эчемлеге. Ул эленккеге сыйфат таләпләренә туры килә. Икмәк-күмәч ассортименты да төрле.Чемпион икмәге үзе генә дә ни тора. Һәр турист бу хакта белә. Районга килгән туристлар, беренче чиратта, «ә без лимонадны яки икмәкне кайдан сатып ала алабыз? » — дип сорыйлар.Татар милли ашларыннан борай ярмасыннан пешерелгән бәлеш белән бик кызыксыналар, мондый бәлеш башка беркайда да пешерелми. Шушы бәлешне татып караган кеше, һичшиксез, безгән кабат әйләнеп кайтачак.»
Туристик маршрутлар арта. Танылган язучы Чыңгыз Айтматовның нәсел шәҗәрәсе Кукмарага барып тоташа. Кызыксынучыларга туган якны өйрәнү музеенда материаллар күп. Ә «Баллы тау» ял базасына һәм «Парлы күл» кунак йортына бару Кукмара районының матур табигатен күрү мөмкинлеген бирә. Тур турында тулырак мәгьлүматне рәсми сайттан табарга мөмкин.
Алсу Гыйльманова, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.