Кукмара районы Үзәк хастаханәсе базасында паллиатив ярдәм күрсәтү кабинеты ачылды. Табиблар бригадасы авылларга авырулар янына бара — алар барысы меңгә якын өлкән яшьтәге кешеләр. Табиблар яман шеш авыруының соңгы стадиясе булган пациентларга авыртуны баса торган препаратларга рецептлар язалар, туганнарын һәм якыннарын өйдә паллиатив авыруларны карау кагыйдәләренә өйрәтәләр. Тулырак киләсе сюжетта.
Каты авыруларны ярдәмсез калдырмыйлар. Кукмара районында табиблар бригадасы көн саен паллиатив ярдәмгә мохтаҗ пациентлар янына чыга. Болар – авылда яшәүчеләр, ялгыз картлар һәм яман шеш чирләренең соңгы стадиясе белән авыручылар. Һәртөрле ярдәм күрсәтәләр.
Күчмә ярдәм күрсәтелгәч, Еленаның ире күбрәк вакытын хастаханә палатасына караганда, өйдә үткәрә алачак. Мондый пациентларның саны Кукмара районында гына да меңгә якын. Биредә паллиатив ярдәм кабинеты ачылды.Ул заманча җиһазлар, авыруларны карау, гигиена чаралары белән җиһазландырылган.
Кабинетны Россия Президенты гранты акчасына, «Бердәм Россия» нең «Сәламәт киләчәк»проекты ярдәмендә ачтылар. Шундый ук кабинет Ютазы районында да барлыкка килде. Республикада 20 меңгә якын кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ һәм күбесе авыл җирендә яши.
Василиса Сергеева.