Россия һәм Таҗикстан Президентларының икәүдән-икәү форматында сөйләшүләре башланды. Эмомали Рахмон бүген безнең илгә рәсми сәфәргә килде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, Владимир Путин һәм кунак сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү һәм перспективалар, ике илнең стратегик партнерлыгының төп аспектлары, шулай ук төбәк һәм халыкара актуаль проблемалар турында фикер алышачак.