Үз-үзеңне изоляцияләүгә карамастан, РФ Президенты Владимир Путин киләсе Дума сайлауларында тавыш бирәчәк. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Электрон тавыш бирүдә катнашыр дип уйлыйм. Президент анда теркәлгән», — дип җавап бирде Песков журналистларның Президентның ничек тавыш бирәчәге турындагы соравына.
Искәртеп узабыз, Путин үз даирәләре арасында COVID-19 кабынуы аркасында үз-үзен изоляцияләүгә киткән иде. Россия лидерының карантин вакыты турында хәбәр ителми.