Гадәттән тыш эсселекне күпләр бик авыр кичерә. Синоптиклар июль аенда да һава торышы нормадан җылырак булыр дип фаразлый. Җәй челләсендә озак вакыт кояш астында торуның башка суту куркыныч бар. Кызудан ничек сакланырга, табиблар нәрсәләр киңәш итә? Бу хакта киләсе язмада.
Җәй башыннан гына да Казанда 50 кеше табибларга кояш һәм җылы сугудан зарланып мөрәҗәгать иткән. Югары температура уяулыкны да киметә. Күпләр кызудан саклануның гап-гади кагыйдәләре турында оныта, эсседә баш киемнәрен дә кимиләр. Баш әйләнү, тән тиресенең төсе үзгәрү, тирләүдән туктау, күңел болгану -кызу сугуның төп билгеләре шулар.
Йөрәк, кан тамырлары, башка хроник авырулары булган кешеләргә сәламәтлеккә аерым игътибар итәргә кирәк.
Һава температурасы югары булганда, саклык чараларын күрергә кирәк. Алкгольле эчемлекләр сәламәтлеккә нык зыян сала, организмны сусызландыра. Белгечләр кояшта һәм фитнес залларында күнегүләр үткәрергә киңәш итми.
Тәнгә турыдан-туры кояш нурлары эләккәндә, шулай ук транспортта яки өйдә чакта артык кызу булса, эссе сугарга мөмкин. Кечкен балаларны аерым контрольдә тотарга, урамда озак йөрүләренә юл куймаска кирәк. Гаилә белән кичен кояш баегач урамда йөрү файдалы.
Айзилә Батырханова, Валентина Васильева, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.