Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова 70 яшь. Юбилей уңаеннан Мөслим районы мәдәнит сараенда иҗат кичәсе узды. Әлеге чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһанның махсус репортажы
Сүзен әнә шулай өздереп әйтә торган шагыйрә булып туган ул Шәмсия Җиһангирова. Табигатье үк җырлап торган Мөслим җирлегендә иҗади шәхес булмый калу мөмкин түгел дигән нәтиҗә чыгарды Яучылар берлегеннән килгән бөр төркем әдипләр.
Ркаил Зәйдулла фикеренчә, Шәмсия Җаһангирова шигъриятында яктылык, җылылык бар, белән бергә сагыш та, милләт өчен нәсел нәсәбә өчен, туган як өчен борчылу да бар. Шагыйрәгә шагыйрь биргән бәя кичә барышында кат –кат расланды.
Җитәкче, бигрәк тә район башлыгы вазыйфасын башкаручылар арасында иҗат кешеләренең кадерен белүчеләр бик сирәк. Рамил Муллин шул сирәкләрнең берсе. Әле шушы арада гына якташ язучыларның зурлап бер-бер артлы юбилейлары уздырылды. Шәмсия Җиһангированың гомер бәйрәме шатлыгын да алар бергәләп үз туган туфракларында билгеләп үтә. Бәйрәм итүчеләр арасында да барысы да якын , үз кеше. Шуңа да һәркайсы сәхнә түренә чыгып үз сүзен әйтергә ашыкынып тора.
Баек авылы Мөслимлеләр өчен Шәмсия апа туган өчен генә түгел , ә гомумән үзенчәлекле авыл.
Баекның һәряктан үрнәк булуын әдәбиятта авыл профессоры Фоат ага Садриев та җөпләде.
Туган авылы Баекка, әти- әнисенә багышланган шигырьләрен һәркем үз авылын күзаллап, үз әти әнисен хәтерләрп, елый- елый укый. Шәмсия ханымның да нәкъ шул шигырьләрен тыңлаганда күңеле тулды.Нинди генә көчле күренергә тырышсаң да тормыш булгач күңел тулган чаклар да була шул.
Шәмсия Җиһангированың кызы булу белән мин бик бәхетле дип башлады сүзен Гөлназ Җиһангирова, сәхнәгә чыккач. Ә аннары бер-бер артлы әнисенең шигырльәрен укыды.
Шәмися апаның шигырьләрендә аклыка, яктылыкка омтылуы җисеменә генә түгел исеменә дә бәйле.
Иҗат кичәсендә әниле- кызлы Җиһангировалар якташларына өр-яңа җыр бүләк итте.
Кичә барышында бөтендөнья татар конгрессының махсус медале дә тапшырылды. Шәмсия апаның әнисе туган авыланнан килүчеләрнең чыгышы да яшьлек, балачак хәтирәләрен яңартты.
Кем генә чыгыш ясамасын Шәмсия апаның шагыйрә булудан тыш та талантлары күп булын җиткерде. Мәктәп елларында олимпиадаларда катнышун да, оста тегүче икәнлеген дә белдек. Университет сабакташы Марсель Галиевның шәхси чәчтарашы да булган икән Шәмсия ханым.
Мәгълүм булганча Шәмсия апаның җырлары да шактый. Ихлас бәйрәм дә җыр белән башланган иде җыр белән тәмамланды.
Нәкъ җырдагыча йолдыздай балкып яшәр вакыты әле Шәмсия Җиһангировның.Аягурә алкышлаган якташлары нәкъ шулай юрады.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидулллин Татарстан яңалыклары.