«Безнең мәгълүматлар буенча, вакцинацияләнгән кеше коронавирус инфекциясе йоктырудан 98,4 процентка сакланган, ә авыр формасыннан саклау 99,1 процент тәшкил итте», — диде ТАССка Чумаков исемендәге үзәкнең сыйфат буенча директоры Александра Синюгина.
Синюгина сүзләренчә, «КовиВак» вакцинациясенең тулы циклын ярты миллионнан артык россияле узган.
Хәзер Россиядә COVID-19 инфекциясеннән биш вакцина теркәлгән: «Спутник V» һәм «Спутник Лайт», «ЭпиВакКорона» һәм «ЭпиВакКорона-Н», «КовиВак».