Ташламалардан файдаланучыларга кайсын сайларга: социаль пакетнымы, әллә акчанымы? 1 нче октябрьдә киләсе ел өчен сайлап алу мөмкинлеге бетә. Ковидтан яки грипптан прививка ясатуның файдасы нинди? Йогышлы авырулардан нинди саклык чараларын күрергә?
Татарстан радиосының чираттагы турыдан-туры эфиры шушы актуаль мәсьәләләргә багышланды. Студия кунагы – Идел буе федераль округының баш фтизиатры, профессор Равил Вәлиев барысы турында да тәфсилләп сөйләде. Шулай ук ковидтан, сезонлы йогышлы авырулардан саклану чаралары буенча тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар, киңәшләр бирде. Табибка без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек