Роспотребнадзор ковидтан төрле ялган дарулар сатучы мошенниклар кармагына эләкмәс өчен киңәшләр бирде. Алар ведомство сайтында урнаштырылган.
«Могҗизалы прибор» яки «дару» тәкъдим итүчеләр белән элемтәгә кермәү хәерле. Мошенниклар приборны сата торган фирма, җитештерүче, даруны клиник тикшерүләр беркетмәсе турында җентекләп сорый башлагач аралашуны туктата. Күзәтчелек ведомствосында даруны бары тик табиб билгеләвен һәм аларны үзең сатып алып кулланырга ярамавын да искәрттеләр. Роспотребнадзорда шулай ук һаваны чистарта торган җиһаз яки әйләнә-тирәдән патогенны юкка чыгара һәм коронавирус йоктыруга каршылык күрсәтә торган башка «могҗизалы чаралар» сатып алырга тәкъдим иткән интернет-сайтларга аерым игътибар юнәлтә. Мошенниклар гадәти һава дымландыргычны һәм фильтрлы медицина битлекләренең бәясен ун тапкыр арттырып сатарга тырыша. Сак булыгыз!