Ковид йогышы таралу сәбәпле 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан ителде. Эш урыннарында хезмәт хакы түләнә. Соңгы ярты елда прививка ясатмаган һәм ковид вирусы белән авырмаган 60 яшьтән өлкәнрәкләр мәҗбүри изоляциядә. Шулай ук җәмәгать урыннарына куар-кодсыз керү тыела. Элек мәйданы 400 кв. метрдан артык сәүдә үзәкләре өчен генә булса, хәзер ул 150 квадрат метрга кадәр киметелде. Моннан тыш, 18 яше тулмаганнар, ялгыз гына өлкәннәрдән башка сәүдә үзәкләренә керә алмый. Ә 15 ноябрьдән концерт, театрларга, спорт сарайларына куар-кодларсыз керү бөтенләй тыела.