Казан галимнәре аяклар шешүнең сәбәпләрен өйрәнә. Бигрәк тә лимфедема авыруыннан сакланырга кирәк. Авыру көчәйгәндә аяклар нык шешә, хәтта буыннарга кадәр аякны кисү куркынычы барлыкка килергә мөмкин. Мондый хәлләрне булдырмас өчен, табиблар галимнәр белән берлектә эшлиләр, авыруның ни сәбәпле барлыкка килүен ачыкларга тырышалар.
Әлфия соңгы елларда беренче тапкыр матур итеп бизәнгән. Каты авыруы сәбәпле, моңарчы кәефе күп вакыт төшенке булган. Үзен борчыган авыру турында ул безнең иҗат төркпеме белән дә уртаклашырга теләк белдерде. Лимфедема халык телендә фил авыруы дип йөртелә икән.
Әлфия кияүгә чыккач, ире белән авылга яшәргә күченә. Хәзер аңа 39 яшь, өч бала анасы. Олы кызлары институтта, кече кызлары мәктәптә укый. Проблемалары 8 ел элек башланган. Кинәт аяклары нык шешә башлаган, көзән җыерган. Һәр көне сызланулар белән үткән. Авыртуын көчле дараулар белән баскан. Ире һәрчак булышып торган. Урамга йөрергә чыкканда аякларына галош кидерергә булышкан.
Аякларны дәвалауга өмет бар.Казан федераль университетының презицион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгендә булышырга әзерләр. Лимфология үзәге мөдире Айгиз Фәисханов аяк-кулларны ничек итеп хәрәкәткә китерүләрен күрсәтә. Бу фотосүрәтләрдә дә чагыла.
Лимфедема авырулы пациентлар арта бара. Казанга дәвалануга бөтен илдән киләләр. Алар нигездә урта яшьтәге хатын-кызлар. Ир-атлар сирәгрәк авырый. Авыру балалар да очрый.аша, Аларны да аякка бастыралар. Табиблар хирургик операция ясап, дәвалыйлар. Дәвалауның башка алымнары да бар.
Бу үзәктә авыруларда яшәүгә ышаныч тудырып, зур эш эшлиләр. Уңай мисаллар күп. Кешеләр дәваланып, гаилә кора, эшкә урнаша. Табибларга иксез-чиксез рәхмәтләрен әйтәләр.
Казан үзәгендә авыруларны генетик дәрәҗәдә өйрәнәләр, — Пациентлар һәм аларның туганнарының ДНК сын тикшерәләр. Уңай нәтиҗәләр бар. Лимфатик кан тамырларын үстерү өчен җавап бирүче участокларның бозылуларын ачыклау мөһим.
Әлфия киләчәккә ышаныч белән яши. Ул үзәктә дәваланырга әзер, туган авылы урамнары буйлап ире белән тотынышып, нык атларга хыяллана.
Алмаз Хәкимов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.