Бүген Казанда Татарстанда кош гриппы таралудан саклану чаралары турында фикер алышачаклар.
Ветеринария һәм Россельхознадзор идарәләренә, кош гриппы ихтималы булган барлык учостокларны тиз арада эшкәртергә әзер булу бурычы куелды. Күчмә кошлар Татарстанга кайта башлады. Исегезгә төшерәбез, узган ел кош гриппы таралуы сәбәпле, Тукай районында 53 меңнән артык кош-корт юк ителде.