Роспотребнадзор федераль хезмәте коронавирус инфекциясе шартларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлеге буенча санитар кагыйдәләрне 2022 елга кадәр озайтырга планлаштыра.
Роспотребнадзор июльдә коронавирус шартларында белем бирү оешмаларының һәм балалар өчен социаль инфраструктура объектларының эшен оештыру буенча карар әзерләгән иде. Кагыйдәләр буенча, төрле төркемнәр белән массакүләм чаралар уздыру, шулай ук башка оешмалардан кешеләр чакырып, массакүләм чаралар уздыру тыела. Гомуми белем бирү оешмаларының эшчәнлеге балаларның элемтәсен киметүне күздә тотып төзелгән расписание буенча эшләргә, һәр сыйныфның аерым бүлмәсе булырга тиеш.