Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.Татарстанның барлык мәчетләрендә дә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.
Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 30 июнь 20.32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк.
Корбан чалу өчен Татарстанда 50 рәсми мәйданчык бүлеп бирелгән, шул исәптән Казанда – 18. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бәйрәм көннәрендә барлык мәйданчыкларда ветеринария-санитария экспертлары эшләячәк. «Ит тапшырырга теләүче социаль учреждениеләргә белгечләр ветеринария-санитария экспертизасы үткәрәчәк һәм документларны рәсмиләштерәчәк», – дип төгәлләде ул.
Быел Корбан бәйрәме 28 июньдә билгеләп үтелә.