Казанда маршрутка беренче тапкыр тест режимында электробус чыкты.
Климат-контроле, видеокүзәтү системасы урнаштырылган техниканы «КАМАЗ»да җыйганнар. Тавышы да юк. Троллейбустан аермалы буларак, электробус электр чыбыклары буенча йөрми, бөкеләрне әйләнеп узу мөмкинлеге бар. Пассажирлар өчен дә уңайлыклар күбрәк: салонда йомшак утыргычлар, кондиционер эшли. Инновацион экологик транспортның беренче пассажирларының берсе -шәһәр мэры Илсур Метшин иде.
Яңа төр транспорт экологиягә зыян салмый, ә иң мөһиме — кешеләр өчен уңайлы. Электробус өчен 3-нче номерлы троллейбус маршрутын сайлаганнар. Әлеге маршрут башкаланың ике районы аша үтә. Җәй челләсендә рәхәт – кондиционерлар эшли. Ә кышын ике катлы пыяла салонны җылыта. Троллейбустан аермалы буларак, электробус электр чыбыгы буенча йөрми, транспорт бөкеләрен уза ала. Инновацион экологик транспортның беренче пассажирларының берсе — Казан мэры Илсур Метшин.
Заманча 80 пассажирга исәпләнгән. Тулысынча корылган аккумуляторларда 50 километр юл уза, иң зур тизлеге сәгатенә 75 километрга җитә. Коляскалы аналар, инвалидлар мәнфәгатьләре искә алынган. Идәннәр аста, пандус та бар. Электробуста йөрү җайлы, тавышы да чыкмый. Унбиш минут эчендә аккумуляторлар 70 процентка кадәр, ә төнлә троллейбус депосы территориясендә алар тулысынча корыла. Электробус сынау режимында шәһәрдә 3 ай йөрергә тиеш. Бу вакыт эчендә Башкарма комитет белгечләре пассажирларның яңа транспорт турында фикерләрен, тәкъдимнәрен җыя. Алардан чыгып, электробусны куллану буенча нәтиҗәләр ясала.
…Анна Хәлиуллина, Татарстан яңалыклары.