Башкалабызның Горький паркында Корбан гаетенә багышланган чараны үзенчәлекле итеп оештырдылар. “Корбан-фест” дип аталган гаилә бәйрәмен хәбәрчебез дә күзәтте.
Корбан гает-гаилә бәйрәме ул. Горький паркында балалар да, өлкәннәр дә чарадаактив катнашты. Кызыксынучылар сабын куыгы очыртты яки фәнни шоуда чыгыш ясады. Футбол, аркан тартышу һәм җәядән ату уеннары узды.
Биредә үк, янәшәдә-балалар Коръән сүрәләрен укыды. Ә сәхнәдә-спектакль, атаклы сәяхәтче Ибн-Фадланның безнең якларга килүе шәрехләнде. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында бу да кызыклы тарихи вакыйга.
Халык гореф-гадәтләре, биюләр, якты костюмнар һәм тарихка экскурсия. Гаилә ялының мондый форматы һәркемгә ошады. Корбан бәйрәмендә 10 меңгә якын кеше катнашты.
Ләлә Зәйнуллина. Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.