20 июльдә мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Диния Нәзарәте Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен һәм корбан чалу урыннарын билгеләде. 20 июльдә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 20 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.27 сәгатьтә, Актанышта 03.07 сәгатьтә, Иске Чүпрәледә 03.39 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала!). Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
02.30 – иртәнге намаз;
02.45-03.30 – Коръән укылу;
03.30-04.00 – гает вәгазе укылу;
04.00 – гает намазын уку;
04.05 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
04.30 – корбан чала башлау.
Казан шәһәрендә корбан чалу 16 урында башкарылачак.