Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводта ике корабльне җыеп бетерделәр. Судноларны суга төшерү тантанасы булды. Әлеге корабльләр илнең төньягына Архангельскийга китә. Аларны йөк ташуда, диңгездә билгеләр урнаштыруда файдаланачаклар.
Корабль бортына бәреп шампан шәрабы шешәсен вату-борынгы традиция генә түгел, диңгез судносын ныклыкка беренче тапкыр тикшерү дә.
Судноның борын өлешенә-аерым игътибар. Боз классындагы кораб диңгездә бозларны ватып йөзәргә тиеш. Горький исемендәге Яшел Үзән заводынан суга БЛВ03 проектындагы ике корабльне төшерделәр.
Зур тәнәфестән соң, Яшел Үзәннең беренче ике судносы Архангельскига китә. Кырыс Төньяк шартлары өчен яңа
Суднога Арктиканың меңләгән су объекты хезмәт күрсәтергә тиеш.
Заводта шундый алты судно җыярга заказ кабул ителгән инде. Ә Яшел Үзән предприятиесендә ясалган беренче суднолар ел ахырына кадәр диңгезгә чыгарга тиеш.
Айнур Вәлиәхмәтов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.