Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан Россия Федераиясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе зур бүләк әзерли. 1100 данә тираж белән Коръән басмасы нәшер ителә.
Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, изге эш өчен Россиянең Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе бердәм рәвештә акча җыя. Әлеге чара Россиянең 250дән артык мөселман эшмәкәре катнашында уза.Коръәннәр бастыруга ярдәм итүдә һәркем үз өлешен кертә ала.