Рособрнадзор 2021 елда барлык регионнарда узачак 9 нчы сыйныфлар өчен контроль эшләрен уздыру срокларын бастырып чыгарды. Предметлар исемлегендә физика, химия, биология, әдәбият, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр һәм информатика фәннәре бар. Тугызынчы сыйныф укучылары үзләре сайлап алу буенча бер предмет буенча контроль эш язачаклар.
Үткәрү һәм тикшерү тәртибе төбәкләрнең мәгариф министрлыклары тарафыннан билгеләнә. Вакыты — бөтен ил өчен бердәм: 18 май — биология, әдәбият, информатика; 19 май — физика, тарих; 20 май — җәмгыять белеме, химия; 21 май — география, чит телләр.