Россия конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү тәмалангач сайлау участокларындагы коммиссяләрнең кызу эш вакыты башлана. Әлеге җаваплы һәм хәлитикеч вакытта нинди эшләр башкарыла? Бу хакта тулырак мәгълүмат белән таныштыр өчен сүзне хәбәрчеләргә бирәбез
Участоклар ябылырга берничә минут калгач, күзәтүчеләр эш урыннарын һәм язу кирәк-яракларын дизенфекцияли башлый. Соңгы сайлаучылар сигез тулырга ике минут калганга кадәр кертелә , ә аннан соң участок ябыла.
Күзәтүчеләр, сайлау комиссиясе белән бергә, башта файдаланылмаган бюльлетеньнарны исәпли, соңрак алар — утильләштереләчәк. Файдаланылмаганнар саналгач тавыш бирелгән билютеньнар туплана. Бер якка — әйе, ә икенче якка юк дип, тавыш бирелгәннәр салына
Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү төгәлләнде. Әмма сайлау участогы өчен бу әле башы гына. Хәзер иң мөһиме – бирелгән тавышларны төгәл исәпләү.
Мөршидә Җиһан, Айнур Валиахметов, Дамир Мөхәммәтханов.