Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча булачак тавыш бирү өчен бюллетеньнәрнең бер партиясен алды.
Барысы ике миллион тугыз йөз утыз сигез мең дүрт йөз утыз өч (2 938 433), ягъни сайлаучылар саны кадәр бюллетень әзерләнгән. Әлеге санга сайлау бюллетеньнәрен комплекслы эшкәртү аппаратын кулланып тавыш бирү өчен билгеләнгән 98 100 бюллетень дә керә. Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары катнашында, саклану чараларын күреп, бюллетеннәрне территориаль сайлау комиссияләренә тапшырдылар. 23 июньнән дә соңга калмыйча, бюллетеньнәр участок сайлау комиссияләренә таратылып бетәчәк.