Конституция – көн дә үзгәрә торган закон түгел. Аның һәр хәрефе, хәтта өтеренә кадәр уйланган булырга тиеш дип искәрткән иде Россия Президенты Владимир Путин. Илнең гамәлдәге Конституциясенә 200 дән артык төзәтмә тәкъдим ителә. Алар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла. Конституциядәге үзгәрешләр турында татарстанның күренекле шәхесләре үз фикерләре белән уртаклаша.