Константиновка авыл клубыда эшләп килүче “Җәүһәр” үзешчән театр студиясе соңгы вакытта бик актив эш алып бара башлады. Күптән түгел генә Раил Рамазанов тарафыннан сәхнәләштергән “Аулак өй” не тамаша кылган булсак, шушы көннәрдә генә шул ук режисер эшкәрткән, Туфан Миңнуллинның “Әбиләр һәм бәбиләр” спектаклен күрергә насыйп булды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Дәүләтебез тарафыннан авыл мәдәният йортларына, клубларга бик зур игътибарлык бирелә. Шуңа күрә дә анда яшәүчеләр дә бик активлашып киттеләр. Төрледән –төрле сәнгать фестивалләре дисеңме, концерт-тамаша программалары белән чыгышлар булсынмы, әллә инде үзешчәннәребез тарафыннан күрсәтелгән йолалар, спектакльләр сәхнәләштерүме — алар барысы да бер максатка — халкыбызның гореф-гадәтләрен барлауга, аны яңартуга, аңа яңа бизәкләр өстәүгә һәм әлегедәй бай мәдәни мирасны яшьләребез күңеленә сеңдерүгә корылган.
Әйтеп үтәргә кирәк, Раил Рамазанов үзе яшь кенә булуына да карамастан, Татарстаныбызның төрле район-авыллары коллективлары белән берничә әсәрне сәхнәләштергән режиссер буларак халкыбызга инде шактый таныш шәхес. Константиновка бистәсе мәдәният йорты каршында оешкан әлеге күркәм төркемнең җитәкчесе, спектакльне сәхнәгә куючы режиссеры да Раил Рамазанов. .”Җәүһәр“ үзешчән театр студиясе — дип атала. Исеме җисеменә туры килә, телгә дә ятышлы.
Әлбәттә, бүгенге көндә тамашачыларны мәдәният йөртларына, клубларга тарту, җәлеп итү, бик үк җиңел күренеш түгел. Ләкин, халык күңеленә, йөрәкләренә ут сала алган, сәнгатька карата мәһәббәт уята алган кеше моны булдыра ала.
Безнең халык театрлы халык. Шуңа да сәхнәләребез дә, тамаша залларыбыз да буш тормас.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин татарстан яңалыклары.