Каләмдәшебез, журналист, Татарстанның чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Константин Малышевның “Бәхетле Балачак елы” “АЧАЛОХОМ” дип аталган беренче китабын нәшер итү белән истә кала.
Күрше чувашстан Республикасында узып киткән ел Бәхетле балачак елы дип игълан ителгән иде.
1 нче февральдә Чувашстан Респуликасы башлыгы Олег Николаев узган елга йомгак ясап парламентка юллама белән чыкты. Татарстанда яшәүче чувашлар тарихи ватаннары белән һәрдаим кызыксынып, әнә шулай он-лайн кушылып башлык юлламасын тыңлый. Безне аеруча икъдисадый тотрыклылык һәм мәдәни, әдәбият –сәнгать юнәлештәге яңалыклар кызыксындыра ди Константин Малышев.
Юллама белән танышудан тыш Константинның Чувашстан китап нәшриятында басылып чыккан “Ачалохом” ягъни Балачагым дип аталган китабы да тәкъдир ителде. Ул 29 хатирәне берләштерә.
Тәкъдир итү кичәсендә авторны иң әүвәл балалар котлады.
Хәтер йомгагын сүтә башласа һәркем язучы. Китап итеп язарга теләк кенә кирәк. Һәркемнең үз язмышы. Ә язмыш балачактан башлана. Константан Малышевның да беренче китабы Буа районының халык телендә Төхерьял- дип йөртелгән авылларның берсе Боерганда узган балачагына багышлана. Китапның татар һәм рус телләренә тәрҗемәсе дә әзерләнә.
Мөршидә Җиһан. Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.