Хезмәт юлын һөнәр училищесында укып, заводта гади эшче булып башлап, инженер дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше ул. Әдәби әсәрләрендә дә гади кешеләрнең катлаулы, гыйбрәтле язмышларын сүрәтли. Теләче төбәгендә туып-үскән язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәновка 80 яшь тулды. Юбиляр белән хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов очрашты.
Инде хәзер, узган гомергә борылып карап анализ ясарга да вакыт җитте шикелле. Иҗатыңа. Эшләгән эшләреңә. Болай, Ходайга шөкер, үземне яхшы хис итәм әле. Комым да коелып бетмәгән кебек. Яңа әсәрләр язарга рухланып яшим. Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурислам Габдулла улы Хәсәновка 1 мартта 80 яшь тулды.