Югары уку йортларына керү өчен онлайн имтихан биргәндә алдалау очраклары күзәтелә.
Шул сәбәпле, сиксәннән артык абитуриент конкурстан төшеп калган. Компьютерның мошенниклардан саклану системасы имтихан вакытында күчереп язучыларны яки әйтеп торучыларны ачыклый икән. Казан Федераль университетының кабул итү комиссиясеннән әзерләнгән язма.
Үз белеме белән генә имтиханны барлык абитуриент та тапшыра алмый. Онлайн сынаулары да шуның шаһиты. Нинди генә хәйләкәрлеккә бармыйлар!
Компьютер системасы да “җүләр” түгел.
Монитордан читкә, гаджет яки кәгазь битенә караганны компьютер системасы теркәп, кушып бара. Бу Россия генә түгел, чит иллләр абитуриентларына да кагыла.
Федераль университетта имтиханнарның 99 проценты онлайн форматта үтә. Контроль саклану системасынын әһәмияте зур.
Инна Данилова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.