Әйләнә-тирә мохитка сакчыл карашны тикшерәләр. Бу көннәрдә республика экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре ком чыгару пунктлары эшчәнлеген тикшерә. Кагыйдәләр буенча ком лицензия белән билгеләнгән урыннардан гына чыгарылырга, суднолар төзек булырга, куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш.
Экология министрлыгы инспекторлары Куйбышев сусаклагычында кизү тора. Регистраторлары, махсус техника бар. Елга төбеннән ком чыгаруның ничек баруын тикшерәләр.
Ком чыгарганда оешма кагыйдәләрне катгый үтәргә тиеш — комны законда билгеләнгән урыннардан гына алырга мөмкин. Ахырдан су басулар, техноген хәлакәтләр килеп чыкмасын өчен, чаралар күрелә.
Экология министрлыгы инспекторлары 8 ком чыгару пунктын тикшергән. Закон бозу очраклары ачыкланмаган. Хокук бозулар ачыкланса, җаваплы затларга зур штраф салына, килгән зыянны түләттерәләр.
Вадим Гойхман, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.