2023 ел катлаулы, әмма нәтиҗәле булды. Бу 12 ай эчендә булган вакыйгалар россиялеләрне берләштерде, үз көчләренә һәм уртак киләчәккә ышаныч бирде. Бу хакта, татарстанлыларны Яңа ел белән котлап, Россиянең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белдерде.
«Бу безнең иң яраткан һәм матур бәйрәмебез. Ул өмет бирә һәм һәр йортка игелек һәм мәхәббәт, туганнар, якыннар һәм дуслар белән очрашу шатлыгы, тыгыз гаилә даирәсендә булу мөмкинлеге бирә», — диелә котлауда.
Яңа елда Комаров бәхет, сәламәтлек, оптимизм, киң күңеллелек һәм барлык теләкләрнең үтәлүен теләде.