«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар арасында бик күп төрле конкурслар үткәрә. Шушы көннәрдә шуларның берсенә — Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасын иң яхшы яктыртучылар конкурсына йомгак ясалды.
Җиңүчеләр арасында безнең телерадиокомпания хәбәрчесе Инна Данилова да бар. Коллегабыз “Иң яхшы корреспондент“ исеменә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә багышланган репортажлары өчен лаек булды.