Төгәлләнеп килүче Милли мәдәниятләр һәм гореф-гәдәтләр елы кысаларында республикабызның Зур концертлар залы сәхнәсендә мәдәниятыбызны үстерүгә зур өлеш керткән татар классик композиторлары әсәрләреннән торган кичә булып узды. «Оныта алмыйм» дигән проект авторы Татарстанның халык артисты Флора Хәсәнова. Классик әсәрләрне тамашачыга Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары Татьяна Халтурина һәм Зөлфәт Фәхрәзиев тәкъдим итте.