“Әкият” татар дәүләт курчак театры янә премьера белән сөендерә. 31 нче октябрь һәм 1нче ноябрь көннәрендә “Бүре һәм җиде кәҗә” спектакле уйналачак. Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов өчен режиссер буларак бу беренче тәҗрибә. Оештыручылар сүзләренчә, режиссерның үзенчәлекле алымнар кулланып эш итүе аркасында сабыйлар әкиятнең төп мәгънәсенә бик тиз төшенәчәк, олыларга да ул бик нык ошаячак. “Бүре һәм җиде кәҗә” спектакле “Бердәм Россия” – “Кече туган як мәдәнияте” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов